Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар, беркем дә аларның күпме булуын төгәл әйтә алмый.. Елдан-ел яңа һөнәрләр барлыкка килә, ә кайберләре юкка чыга. Күп кенә заманча һөнәрләр исемнәре барлыкка килә. 26 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Яңа заманга-яңа һөнәрләр» темасына әңгәмә үткәрде. Очрашуның максаты-балаларга яңа һөнәрләр турында мәгълүмат бирү. Шулай ук балалар өчен “Һөнәрне тап” дигән уен үткәрелде, хезмәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. Әңгәмәдә катнашучылар, иң кирәкле һөнәрләр турында белделәр.