Спортинг-компакт буенча ачык турнир «Мари иле Республикасы кубогының беренче этабы»

2021 елның 25 мае, сишәмбе

2021 нче елның 23 нче май көнендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

“В” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Ануфриев Арсений 2 урынны алды.

“С” категориясендә Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы)  шулай ук 2 нче урынга лаек булды.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International