Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

2021 нче елның 23 нче маенда Тимершык урта мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Баскетбол ул -  команданың һәм һәр уенчының бердәм булып,   уртак тырышлык белән җиңүгә омтылу.  Нәкъ менә команда рухы команда уңышында хәлиткеч  роль уйный. Бу ярышлар да искәрмә түгел. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - "Сабантуй - Икшермә" командасы»

2 урын - "Сабантуй - Тимершык" командасы»

3 урын – Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернат.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International