Бүген, 2021 елның 23 маенда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы тәмамланды. Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов; Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев; ярышларның баш хөкемдары Алексей Игорь улы Овощников катнашты.
Саба муниципаль районы командасы икенче урынны яулады. Спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.