Музейлар – тарих сакчысы

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

18 май – Халыкара  музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Музейлар – тарих сакчысы” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар. Китапханәдә урнашкан музей почмагындагы экспонатларга нигезләнеп  тематик викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләре белән алып килгән экспонатларын музей почмагына бүләк иттеп калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International