2021 нче елның 15 нче май көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Торсакта без төрле җирләрдә-без яшибез Татар илендә”- дип исемләнгән бәйге булып узды. Барлык катнашучылар да яхшы чыгыш ясадылар һәм бик теләп, зур осталык белән катнаштылар. Килдебәк авыл мәдәният йортыннан "Умырзая" фольклор коллективы "Өй юу өмәсе” күренешен күрсәтте.