Халыкара шәфкать туташы көне 12 майда инде алтмыш елга якын билгеләп үтелә. Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак" балалар бакчасында өлкән һәм икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре, Халыкара шәфкать туташлары көненә һәм төрле тарихи чорларда әлеге һөнәрнең әһәмияте белән танышу максатыннан, «Ой, авырта!» исемле танып – белү-уен чарасы үткәрделәр.