Спектакль «Әбиләргә ни җитми?”

2021 елның 14 мае, җомга

9 май көнне Иштуган авыл мәдәният йортында драматург Флорид Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?” спектакле куелды. Спектакльне сәхнәгә Иштуган мәдәният йорты белгечләре һәм бистә үзешчәннәре куйды. Тамашачылар сәхнәдә күргәннәреннән канәгать калдылар, беренче минуттан алар сәхнәдә барган вакыйгаларны игътибар белән күзәттеләр.Актерлар көлкеле мизгелләрне дә, шул ук вакытта пьесаның тирән мәгънәсен дә күрсәтә алдылар. Сюжет буенча , картлар йортында  яшәүче әбиләр  электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар .Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә.Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International