2021 елның 10 маенда «Нарат» спорткомплексында "Тимерхан" хоккей командасының Сочи шәһәрендә Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестиваленә озату кичәсе булып узды, ул 2021 елның 11 маеннан 16 маена кадәр Сочи шәһәрендә узачак. Китәр алдыннан команда Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов һәм «Нарат» «Спорт комплексы» директоры Рөстәм Борис улы Насыйров белән очрашты.Бөтен команда Саба районының спорт формасына киенгән иде.
Уеннар графигы:
1 уен Тимерхан-Топоры;
2 уен Ястребы-Тимерхан;
3 уен Спутник-Тимерхан.
Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасына уңышлар һәм яхшы уеннар теләп калабыз.