Илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына күпме генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтсәк тә, аз булыр сыман. Чөнки алар бүгенге тыныч һәм имин тормышыбыз өчен көрәшүчеләр. Бу көннәрдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, бистәдә яшәүче тыл ветераннарына, сугышта катнашучы батырларның тол калган хатыннарына Республика Президентының һәм район башлыгының котлау открыткалары һәм күчтәнәч пакетлары тапшырылды.