"Ямьле Саба" яр буе яшелләнә

2021 елның 7 мае, җомга

    

    Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эше ел әйләнәсе алып барыла. Бистәдә урнашкан оешма, учреждение, организация җитәкчеләре инициативасы һәм хезмәткәрләре тырышлыгы белән ел саен “Ямьле Саба” яр буенда яңа агачлар утыртыла, корганнары алыштырыла. Бүгенге көнгә 207 агач алыштырылды, 210 төп яңасы утыртылды. Бердәм эшнең нәтиҗәсе куанычлы: Сабинка елгасы яр буе яшеллеккә һәм матурлыкка күмелеп утыра. Саба урман хуҗалыгы тарафыннан исә сусаклагыч зоналар территорисе 4200 төп нарат үсентесе белән тәэмин ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International