"ИКаРенок" Бөтенроссия ярышлары

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

ИКаРенок " – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны инженер фәненә иң кече яшьтән үк җәлеп итүгә, интеллектуаль һәм иҗади потенциалны үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның лидерлык һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән уникаль бәйге. 30 нчы апрель көнне Саба 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы командасы зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хабирҗанова Адилә һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нуруллин Алим составындагы «ИКаРенок» Бөтенроссия ярышларының VI региональ сайлап алу этабында катнашты һәм 1 нче урынны яуладылар. Балалар "Саба урман хуҗалыгы" проектын лаеклы якладылар. Проект өстендә эшләгәндә, балалар агач эшләнмәләр ясау процессын һәм технологиясен өйрәнделәр. Алар элекке вакытта агач материалларның ничек эшләнүен өйрәнделәр, видеофильмнар карадылар, «Саба урманчылыгы» нда эшләүче мастерларның эшчәнлеге белән таныштылар. Ахырдан балалар LEGO робот техник җыелмасыннан урман хуҗалыгын камилләштерү өчен югары технологияле механизмнар ясадылар. Проект балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы килеп чыкты. Балаларны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулап, һәрвакыт алга барырга телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International