90 яшьлек юбилей

2021 елның 30 апреле, җомга

18 нче апрель  көнне Керәнне авылында яшәүче Камалиева Җиһанур Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук Керәнне авылы клубы мөдире Гафуров И.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.

Камалиева Җиһанур Зиннәт кызы 1931нче елның 18 апрелендә Яңа Мичән авылында бишенче бала булып аваз сала. Беренче класска укырга кергәндә, җиде баланы ятим итеп, әнисе бакыйлыкка күчә. Калган гомере үги әнисе тәрбиясендә үтә.

Дүртенче класска кадәр Яңа Мичән авылында укыган. Тормыш итүләре катлаулангач, уку белән эшләүне берләштерә. Көндез колхозда эшләсә, кичен кичке мәктәптә белем ала. Шулай итеп, ул җиде ел укый. Сугыш башланганда, аңа нибары 10 яшь була. Олы абыйлары сугышка китә. Өйдәге авыр тормыш йөген тарту Җиһанур җилкәсенә кала. Тамагы тук булыр дип, унбер яшьтә аны үги әнисе колхоз ашханәсенә эшкә урнаштыра. Тырыш, уңган - булган кызны ундүрт яшеннән сыер саварга куялар. Ул вакытта син яшь дип тормаганнар: ирләр белән беррәттән печәнен дә чапканнар, урманын да кискәннәр. Гектары белән бәрәңге, чөгендер эшкәрткәннәр, чүпләгәннәр.

1970 нче елларда авылларда медпункт ача башлыйлар. Кыю йөрәкле, авыр чакларда гел ярдәмгә килә белгән Җиһанурны санитарка итеп куялар. Шулай итеп ул авыл врачына әйләнеп куя. Авыл халкы аңа бик тә рәхмәтле. Кышкы буранда да, салкында да ул авырулар янында була. Күпме кешенең күзен йомдырган, күпме бәбиләргә бу дөньяга килергә булышкан ул. Пенсиягә чыккач та, ул үз эшен бик озак башкара. “ Авылның зур врачы”- дип йөрткән аны олы буын кешеләре.

Ире Сагдетдин белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Олы уллары Борис Түбән Кама шәһәрендә яши. Алар тормыш иптәше белән 2 ул  үстерәләр. Бүгенгесе көндә 1 оныклары бар.

Кызы Венера 2 баласы, 5 оныгы бар.

Улы Фәрит Алабуга шәһәрендә яши. Алар тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә 2 оныклары бар.

Кызы Ания Керәнне авылында яши. Ике баласы, 3 оныгы бар.

Кызы Кадрия Лениногорский шәһәрендә яши. Ике баласы, ике оныгы бар.

         Кызы Рания Тимершык авылында яши. 4 баласы, 1 оныгы бар.

         Кызы Фәридә Керәнне авылында яши. Тормыш иптәше белән алар 3 бала тәрбимяләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә 3 оныклары бар.

 Тормыш иптәше Сәгдетдин үлгәненә быел  31 ел булган.

          Бүгенгесе көндә Камалиева Җиһанур Керәнне авылында кызы Венера тәрбиясендә гомер итә. 17 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Аяклары йормәсәдә үз акылында, хәтере бик яхшы.Балаларына, оныкларына хәер-догаларын теләп, Аллахка шөкер итеп яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International