Саба районы яшьләр форумы

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә 28 апрель көнне «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексындаСаба районы яшьләр форумы узды. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Тантаналы ачылышта форумда катнашучыларны "Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе" коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Сираҗетдинов Нәфис Рөстәм улы, Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы һәм «мәгариф идарәсе» МКУ начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы сәламләделәр. Проект сессиясендә яшьләр проектлары белән 11 кеше чыгыш ясады. Иң яхшы өч проект 2 меңнән 5 мең сумга кадәр акчалата призлар белән бүләкләнде. 1 урын-Вәлиуллина Айзилә " Мин Әни булам! Мин Әни булам!2 урын-Гыймадиева Фәнзилә " Камера Мотор.3 урын-Мостафина Гөлнара "җиргә урман бүләк ит"проекты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International