27 нче апрель көнне Бөек Җиңү көне уңаеннан Ленинград блокадасында яшәгән Р.С. Исхаковны кече нефть компаниясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗин М. М. котлады.
Медицина һөнәрен популярлаштыруга багышланган «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында Саба хастаханәсе үзләрен медицинага багышларга хыялланган өлкән сыйныф укучыларын чакырды. Укучылар алдында баш табиб Марат Рафаэль улы Йосыпов чыгыш ясады.