«Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

  26 апрельдә без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына - 135 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбиятын үстерү тарихында ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калган.

   26 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән  «Кояшкай»  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Язлар белән безгә Тукай кайта»  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Чарада язучының биографиясе, аның балачак хәтирәләре, иҗаты турында сөйләнелде. Ә балалар, үз чиратында, танылган шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп,  шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Тантаналы чара Габдулла Тукайның «Туган тел»  шигырен күмәк башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International