Иммунизация буенча Европа атнасы кысаларында иммунизация авыруларны профилактикалау һәм һәр кешенең гомерен саклау өчен мөһим әһәмияткә ия.
26 апрель көнне «Роспотребнадзор» ның Саба территориаль бүлеге белгече –эксперты Шәйхетдинова Ландыш Рамил кызы Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән иммунизация һәм коронавирстан вакцинация үткәрү мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Әлеге әңгәмәнең максаты-халыкның иммунизациядәге әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
Әңгәмәдән соң социаль хезмәткәрләр коронавирус йогышын профилактикалау турында үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр