26 апрель көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре яшь тамашачылар игътибарына И.Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар» пьесасы буенча бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен тәкъдим иттеләр.