«Чернобыль-взгляд через года» исеме астында мәгълүмат сәгате

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

    2021 нче елда кешелек тарихында иң зур фаҗига – Чернобыль атом электростанциясендә булган авариягә 35 ел.

23 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Чернобыль афәте турында «Чернобыль-взгляд через года» исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу тарихта 20 нче гасырның коточкыч бер вакыйгасы буларак уелып калган. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була. Нәтиҗәдә, реактор тулысы белән җимерелә һәм һавага шактый күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Әлеге фаҗига кешелек өчен атом энергиясен файдалануга никадәр җаваплы килергә кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International