Саба туган якны өйрәнү музеенда "Тукай -безнең йөрәкләрдә" викторинасы үткәрелде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

      Габдулла Тукай үзенең кыска гомерендә халык хәтерендә һәм мәдәниятендә якты эз калдыра алды. Ул үз халкын яратты, туган телебезне үстерү һәм күтәрү өчен бик күп көч түкте. Бөек шагыйрьнең әсәрләре үсеп килүче буында милли үзаң, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияли, үз мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга ярдәм итә. Татар халкы өчен, чыннан да, “Тукай – безнең горурлыгыбыз”. 26 апрель көнне  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Яшь тарихчылар” клубы укучылары өчен «Тукай безнең йөрәкләрдә»дип исемләнгән викторина оештырылды. Чара барышында музей хезмәткәрләре язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Шулай ук шагыйрьнең балачагына аерым игътибар бирелде. Катнашучылар уен вакытында актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әсәрләрдән укылган өзекләрнең исемнәрен таптылар. Соңыннан якташыбыз Кадим Җәмитовның шамоттан ясалган сыннар-“Тукай һәм аның чордашлары” коллекциясен зур кызыксыну белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International