Киев өлкәсенең Припять шәһәреннән ерак түгел урнашкан Чернобыль атом станциясенең дүртенче энергоблогы реакторы 1986 елның 26 апрелендә җимерелә. Җимерелү шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килде, нәтиҗәдә атмосферага бик күп санда радиоактив матдәләр чыгарылды. Корбаннар саны, икътисади һәм экологик зыян буенча бу һәлакәт атом-төш энергетикасы барлыкка килү тарихында иң зурысы булды.
БМО Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә, 2017 елдан әлеге дата Глобаль статуска ия булды һәм хәзер Чернобыль һәлакәте турында халыкара Хәтер көне дип санала.