2021 елның 23-24 апрелендә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсенең «Нарат боз саренда тимераякта фигуралы шуу буенча ярышлар узды.Тимераякта фигуралы шуу федерациясе кубогы һәм тимераякта фигуралы шуу буенча ТР Кубогы финалы. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Киңәшчесе Тимерҗанов Ренат Зәки улы, Татарстан Республикасы Президенты кабул итү бүлмәсе аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Быстрицкая Ирина Александровна, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, ярышларның баш хөкемдары Безменов Евгений Андреевич катнашты.
Ярышларны ачу вакытында 2022 елгы Бөтенроссия махсус олимпиадасында катнашучылар бүләкләнде.
Кашапов Сәйдәш;
Тимергалиев Рәсим;
Хөснетдинов Ринат;
Фигуралы шуу буенча Тренер Романова Анна Владимировна.