"Койрыксыз сандугач" спектакле

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

        24 апрель көнне Язлы Арташ мәдәният йорты сәхнәсендә, Россия һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел, Татарстан Республикасында үткәрелүче туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Саба муниципаль районы оешма-предприятия коллективлары арасында үткәрелүче “Театр яктылыкка, нурга илтә!” фестевале кысаларында, Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» пьесасы буенча спектакль куелды. Спектакльне Килдебәк авыл мәдәният йорты һәм китапханәчесе, Туктар авыл клубы һәм  китапханәчесе, Мәртен авыл клубы һәм җирлектәге үзешчән сәнгать осталары югары дәрәҗәдә әзерләде. Пьесаны сайлауга алар җитди килделәр. Комедия үзенең эчтәлеге белән жанр кануннарына тулысынча туры килде - тамашачылар спектакль караудан һәм гыйбрәтле тормыш дәресеннән канәгать калдылар. Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International