Халыклар бердәмлеге фестивале

2021 елның 24 апреле, шимбә

Ел саен «29» апрельдә бөтен дөнья буенча Халыкара бию көне көне булып санала. Биюнең барлык стильләренә багышланган бу бәйрәмне 1982 елдан Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе - биюнең барлык юнәлешләрен берләштерү, ә бию көне - аны олылау өчен сәбәп, шулай ук аның барлык сәяси, мәдәни һәм этник чикләрне узу сәләте, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү мөмкинлеге.

   «23» апрель көнне, Халыкара бию көне алдыннан, Эзмә авыл җирлегенең  Эзмә мэдэният йорты хезмэткэрлэре Эзмэ урта мэктэбе коллективы белэн берлектэ  Халыклар бердәмлеге фестивалендә катнаштылар. 1-11нче сыйныф укучылары төрле милли биюләр башкардылар, шул рәвешле алар үзләренең теләктәшлекләрен һәм. халыкара дуслык хисләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International