Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Өмә вакытында бик куп чуп һәм яфрак җыелды.
Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды!