Спорт уеннары

2021 елның 23 апреле, җомга

21 апрель көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбенең мөмкинлекләре чикләнгән балалары арасында спорт ярышлары булып узды. Алар ике командага бүленделәр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге команданың барлык әгъзаларын шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәгеләрне сизмәделәр дә. Кызлар һәм малайлар конкурсларда бик теләп катнаштылар, шәхси һәм командада булган  җиңүләренә куандылар, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен, тизлекләрен күрсәтә алдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Алар барысы да бәхетле иде. Ә балаларның бәхеттән балкыган  күзләрен күрү – бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк булды. Бу чарадан балалар бик күп уңай эмоцияләр, зур дәрт һәм энергия алдылар, чын күңелдән күңел ачтылар. Командалар бер үк санда балл җыйды. Биредә җиңелүчеләр булмады – дуслык җиңде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International