Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар

2021 елның 23 апреле, җомга

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында ГабдуллаТукайның туган көненә багышланган иҗади бәйге

2021 елның 22 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортынының тәрбиячесе Идрисова Сирена Илгизәр кызы ГабдуллаТукайның туган көненә багышланган иҗади бәйге үткәреде.

Озынкыштансоң, язҗиткәч, кояш елмая башлагач, кошлар җылы яклардан кайтканда, без бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайны искә алабыз.

Ел саен интернатта Тукай көне үткәрәбез. Бу ел да искәрмәтүгел, без тәрбияләнүчеләр белән тематик стендлар төзибез, рәсем конкурсы оештырабыз. Балалар әкиятләргә шигырьләр һәм сәхнәләштерүләр өйрәнәләр, костюмнар әзерлиләр. Көнне без " Туган тел» җыры белән башлыйбыз һәм тәмамлыйбыз.

Тукай туган ягын, үзхалкын, туган телен бик ярата иде. Безнең тәрбияләнүчеләр аның хайваннарга, туган якларына, «Гали һәмКәҗә», «Бала һәмкүбәләк», «Пар ат», «Туган авыл» шигырьләрен укыдылар, «Карлыгач», «Бүген бәйрәм» җырын башкардылар.

Халык Тукайны искә ала. Шагыйрь үз халкы, күп милләтле Россия халыклары белән бергә яшәвен дәвам итә.

 

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара

2021 елның 21-нче апреле көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара уздырылды.

 Чараның максаты: 1.Балаларны Тукайның иҗаты белән таныштыру.

2. Тукай әсәрләре аша балаларда намуслылык, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

3. Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен тоярга, аңларга өйрәтү.

 Кече яшьтән үк Тукай исеме безнең өчен яраткан “Туган тел” җыры белән бәйле. Язлар җитеп, кошлар җылы яклардан кайткан чакта, һәр елның апрель аенда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз.

 Үзенең кыска гына гомере эчендә Тукай күп кенә шигырьләр, кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Аларда ул туган як матурлыгын, халыкка мәхәббәт хисен җырлаган. Аның әсәрләре балаларны намуслы, яхшы күңелле, ярдәмчел булырга өйрәтә. Табигатькэ һәм туган телгә карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияли.

 Чара барышында балалар шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” исемле шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Ахырдан “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Балалар чарада бик кызыксынып катнаштылар. Иң мөһиме, яшьтән үк балаларның күңелендә бөек шагыйрьнең шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре туплануы. Бала Тукай әсәрләре аша никадәр күбрәк тәэсирләр алса, киләчәктә дә ул якты, иҗади шәхес булачак. Һәм безгә, “Тукай безнең йөрәкләрдә яши, ул барлык буыннарга да бер үк дәрәҗәдә кадерле” дип әйтәсе генә кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International