Ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры (40+)

2021 елның 17 апреле, шимбә

         2021нче елның 17нче апрелендә «Саба-Арена» спорт мәктәбе  базасында ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры булып узды (40+).

Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Таһир улы Вәлиев, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов.

Ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры нәтиҗәләре (40+):

1 урын-Шәмәрдән командасы;

2 урын-Ягодки командасы;

3 урын-Саба җыелма командасы.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә: Юнысова Алсу (Шәмәрдән); Шәрәфиева Фәридә (Саба җыелма командасы); Котдусова Диләрә (Ягодки); Фәйзрахманова Рузалия (Саба җыелма командасы).

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International