12 апрельдә илебездә Космонавтика көне билгеләп үтелә

2021 елның 17 апреле, шимбә

12 апрельдә илебездә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның  бу көнендә  Кеше галәмгә оча.  Апрель иртәсендә «Восток-1» корабында ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин космоска очты.          Бу истәлекле дата уңаеннан Сатыш  «Кояшкай» балалар бакчасында ,өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән ,күмәк  эш  оештырылды. Эш  башланыр алдыннан космик теманы өйрәнү буенча зур эш башкарылды. Балалар белән космоска багышланган иллюстрацияләр каралды, әңгәмәләр үткәрелде, рәсем ясалды. Шуннан соң  стенгазета өстендә эш башланды. Балалар әзер рәсемнәрне буядылар, кистеләр һәм әзерләнгән рәсемнәрне алдан әзерләнгән гомуми фонга ябыштырырга керештеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International