«Алты кызга бер кияү»

2021 елның 17 апреле, шимбә

«16» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль куелды. Аны Сбербанк, Россельхозбанк, Ак барс банк хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алдылар. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие бухгалтериясендә хатын-кызлар коллективында бара. Төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында тормышка төрле карашлы бер ир-ат эшли. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер узенең игелекле киңәшләре белән.  Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International