“Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе “нең өйгэ барып хезмәт курсәтү

2021 елның 16 апреле, җомга

"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" ндә социаль хезмәткәрләрне, Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын үз-үзләренә хезмәт күрсәтүгә һәм күчүгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне карау күнекмәләренә өйрәтү үткәрелә.

14 нче апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Олы Шыңар авылында яшәүче авыр хәлдәге гражданнарны караучы туганнарга шәхси укулар үткәрде. Ул инвалидларны карауга кагылышлы сораулар буенча лекция үткәрде. Шулай ук авыру өчен тагын да уңайлырак шартлар булдыру, карауны гамәлгә ашыручы затларга карау процессын җиңеләйтү турындагы мәсьәләләргә дә кагылды. Әңгәмәдән соң кече реабилитациянең техник чараларын кулланып практик өлеш үткәрде.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» ндә уку туганнарына эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк, барлык гамәлләрнең дә дөрес башкарылуына, авыруларга уңайсызлыклар тудырмыйча гына ышаныч туачак. Владение приемами перемещения мөмкинлек бирәчәк туганнарына булдырмаска нинди дә булса имгәнүләр. Барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә.

Тәрбия күнекмәләрен өйрәнергә теләүчеләр «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Байлар Сабасы ш.т. б. Йосыпов ур., 7, 3 кат, каб. 25. Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 22882.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International