"Космоска барысынада ишек ачык – үз белемнәреңне тикшер!" программасы

2021 елның 16 апреле, җомга

10 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәче  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Космонавтика көненә багышланган «Космоска барысынада ишек ачык – үз белемнәреңне тикшер!" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Кешенең беренче космоска очуы турында сөйләделәр һәм беренче космонавт Ю.А. Гагарин булуы турында исләренә төшерделәр. Танып-белү сәгате барышында балалар космос турында хикәяләр тыңладылар. Шулай ук балалар космос турында сөйләделәр һәм тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара барышында космос турында табышмаклар чиштеләр. Актив катнашкан өчен балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International