Югары Утар балалар йортында А. Д. Сахаровка 100 яшь тулу уңаеннан “Минем хокукларым” исемле рәсем кокурсы

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның 15 нче апрель көнне Югары Утар балалар интернат йортында академик А.Д. Сахаровка 100 яшь тулу уңаеннан “Минем хокукларым” исемле рәсем кокурсы үткәрелде. Физика-теоретик, академик, беренче шартлаткыч уйлап табучы А.Д. Сахаровка 21 майда 100 яшь тула. Шул уңайдан, безнең балалар йортында “Минем хокукларым” исемле рәсем бәйгесе оештырылды.

Бәйгегә тубәндәге максатлар куелды: -балаларның хокуклары һәм ирекләре турындагы белемнәрен арттыру, -иҗади сәләтләрен үстерү. Җир йөзендә яшәүче һәр баланың уз хокуклары бар. Мәсәлән: белем алуга, яратырга, үз-үзен якларга һәм башкага.

Тәрбияче Әскәрова Миләүшә балаларны А.Д. Сахаровның тормыш юлы,эшчәнлеге белән таныштырды. Шуңа нигезләнеп балаларның нинди хокукларга ия булулары турында сөйләде. Соңыннан, балалар арасында үз хокукларын күрсәтүче рәсемнәргә бәйге оештырылды. Алар бик теләп рәсем ясадылар,буядылар. Ясалган рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты, балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International