Саба балалар сәнгать мәктәбендә С.В. Рахманинов иҗатына багышланган чаралар узды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

   1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны әзерләү һәм уздыру өчен федераль оештыру комитеты булдырылды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан « Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә» бөек рус композиторы С.В. Рахманиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрелде.

    7 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе музыка бүлегенең 1-4 сыйныф укучылары өчен бөек рус композиторы С.В. Рахманиновның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Миллионга торган куллар» дип исемләнгән лекция-әңгәмә үткәрелде. Укытучылар Давлиева Г.Р. һәм Маликова Ч. Ф. яшь музыкантларны композитор иҗатының кызыклы фактлары белән таныштырдылар. Балалар композиторның тормыш юлы белән таныштылар, бөек музыкаль әсәрләр иҗат итүе турында күп мәгълүмат белделәр. Чарада бөек композиторның тере музыкасы да яңгырады. Концертмейстер Маликова Ч. Ф. «III концерттан вокал фрагменты», «Итальянская полька» әсәрләреннән өзекләр башкарды .Экранда Селин Дион башкаруында фортепиано өчен «All by myself»  әсәре күрсәтелде. Чара экранда  презентация белән үрелеп барды.

    Шул ук көнне сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы музыка бүлегенең өлкән сыйныф укучылары өчен «С.В. Рахманинов - рус күңеленең бөек җырчысы»дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Презентациядә композиторның танылган әсәрләре яңгырады, рәссамнар тарафыннан язылган портретлары күрсәтелде. Дәресне укытучылар Мифтахова Ф. И. һәм Аксанова Л. М. әзерләделәр.

    Балалар өчен  мондый чаралар үткәрү бик мөһим: алар укучылар күңелендә аерым иҗади хисләр уята, мәдәни дәрәҗәне күтәрә, гүзәллеккә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International