Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында чара

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

7 апрельдә бөтен дөньяда 2021 елда "Гаделрәк, сәламәтрәк дөнья төзибез" дигән девиз астында уза торган бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сатыш балалар бакчасында балаларның сәламәтлеге турында кайгырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел саен үткәрелә торган сәламәтлек бәйрәмнәре, спорт ярышлары, физкультура бәйрәмнәре һәм яллар балаларга сәламәт яшәү рәвешенә күңелле, җиңел һәм шатлыклы карарга булыша. Бу көнне тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе тарафыннан "Сәламәтлек көне"бәйрәме оештырылды.Бәйрәмдә безнең "Кояшкай"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар өчен бу һәрвакыт кызыклы һәм шатлыклы вакыйга, кунакка геройлар: Доктор Айболит, обжор, микроблар килде. Балалар җитезлек һәм көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International