ИГЪТИБАР! ӨМӘГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеның 2021нче елның 26нчы мартында кабул ителгән 322-п номерлы карары нигезендә, 1нче апрельдән 31нче майга кадәр торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның кысаларында Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан шәхси хуҗалыклар, оешма, предприятие, учреждение,шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үзләренең биләмәләрен тәртипкә китерү эше башлана.  Ул үз эченә кар тарату, чүп җыю, территорияне себерү, агачларны матурлап кисү,  су агу каналларын чистарту кебек эшләрне ала.  Әйдәгез, 10нчы апрель көнне бердәм өмәгә чыгыйк, яшәгән һәм эшләгән җиребез матур да, төзек тә булсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International