Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле,моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. 1 апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Кошлар – канатлы дусларыбыз” дигән исем астында экологик викторина уздырдылар . 5 турдан торган чарада укучылар кошлар темасын яктырткан сорауларга җаваплар эзләделәр, филфорд һәм кроссворд чиштеләр. Тизлеккә пазл җыюда ярыштылар. Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан җиңүче команда билгеләнеп истәлекле бүләкләр тапшырылды.