“Гарденотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген, 31 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат, берьеллык чәчәк орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International