Байлар Сабасында мәктәп төзелеше башланды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

    Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер социаль әһәмиткә ия объект төзелеше башланды. Ул - Объездная урамы, 6а адресы буенча 500 укучыга исәпләнгән мәктәп. Байлар Сабасы бистәсендә халык саны елдан-ел артуын исәпкә алганда, әлеге объектка ихтыяҗ зур. Төзелешне “АкТаш” җәмгыте алып бара. Бүген эшнең барышы белән район башлыгы Р.Н.Минниханов, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Н.Р.Ситдиков танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International