Мичән авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәме

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Нәүрүз-ул игелеклелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәтлек һәм юмартлык символы.Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачканнар, яз килүгә шатланганнар, сыйлар әзерләп, кунакка йөрешккәннәр.

Бу бәйрәм Мичән авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 

Иске Мичән һәм Яңа Мичән авыл мәдәният йортларында  "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм табыны әзерләнде, күңелле уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International