Стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2нче этабы”

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 27-28 мартында Татарстанның Югары Ослан районының «Свияга» ату үзәгендә стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2 нче этабы” булып узды. Ярышларда Казан, Тәтеш, Байлар Сабасыннан килгән спортчылар (“Сабантуй”спорт мәктәбе), шул исәптән стендка ату буенча Россияның юниорлар һәм төп җыелма командалары составында торучы спортсменнар катнашты. "Хатын-кызлар" категориясендә Батыршина Зилә җиңүче булды. «Юниорлар» категориясендә Садыйков Салават икенче урынга лаек булды (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович). Спортчыларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International