"Нәүрүз" бәйрәме

2021 елның 28 марты, якшәмбе

Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Нәүрүз мөбәрәк булсын!» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмне барыбызда түземсезлек белән көттек, чөнки бу көнне бәйрәмгә килгән барча халыкта күңел ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше Нәүрүз боткасыннан, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Соңыннан төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Уен төрләреннән - герне ераклыкка ату, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәштерү һәм башка төрле уеннар  уйналды. Шулай ук, мини-футбол буенча турнир да үткәрелде. Турнирда Килдебәк, Лесхоз һәм Туктар авыллары катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Беркем дә бүләксез калмады. Авыл халкы бәйрәмнән  күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International