22 март көнне Яңа Мичән китапханәсендә , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, “ Гаилә белән китапханәгә “проекты буенча “ Бергә тату гаилә” дигән гаилә көне үткәрелде. Үткәрелгән чарага авылыбызның китап укучы кызлы әниләре чакырылды. Чара ике өлештән торды. Беренче әлештә китапханәче кызлар һәм әниләр өчен файдалы булган китаплардан төзелгән “ Китаплы гаилә – бәхетле гаилә” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Икече өлештә” Әниләр” һәм “Кызлар “командасы “ Уйла” уенында үзара көч сынаштылар. Бирелгән сорауларга җаваплар табарга тырыштылар. Уенда “Кызлар” командасы җиңеп чыкты. Шулай ук шагыйрә Клара Булатованың иҗатыннан шигырьләр укылды.