"Олимп" спорт мәктәбе укучылары җиңүе

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

   Быелның март аенда Казан шәһәренең «Ак Барс " көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 20дән артык төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Беренчелектә барлыгы өч яшь категориясендә 27 комплект медаль уйнатылды.

     Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, көрәш буенча 7 тапкыр Россия чемпионы, Татарстанның Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Ренас Кәлимуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

    2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында 65 кг авырлык категориясендә Варламов Артем-1 урын (тренеры Набиуллин И. Н.), 55 кг авырлык категориясендә Хәлиуллин Нияз - 1 урын (тренеры Ермолаев И. Х.), 80 кг авырлык категориясендә Гарипов Язнур-1 урын (тренеры Ермолаев И. Х.) алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International