2021 нче елның 21 нче мартында “Сабантуй” ату комплексында спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 3 этабы үтте. Ярышның ачылыш һәм бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы –Гарипов Ирек Рамазан улы, Татарстан Республикасының стендлы һүм пулялы ату федерациясенең вице-президенты Зиганшин Фиргат Вәгыйз улы катнаштылар. Ярышта Ижау, Казан, Киров, Курган, Самара, Тольятти,Чабаксар, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Байлар Сабасыннан спортчылар көч сынашты.
Ярышның нәтиҗәләре:
“А” категориясе
1 урын- Ибатуллин Айрат (Байлар Сабасы)
2 урын- Блажин Станислав (Киров)
3 урын- Кайсин Дмитрий (Киров)
“В” категориясе
1 урын- Ануфриев Арсений (Байлар Сабасы)
2 урын- Конышев Алексей (Киров)
3 урын- Кондаков Сергей (Казан)
“С” категориясе
1 урын- Филинов Александр (Самара)
2 урын- Шигапов Илгиз (Байлар Сабасы)
3 урын- Семин Виталий (Самара)
Командалар арасында:
1 урын- “Сабантуй” командасы
2 урын- “Соратники” командасы
3 урын- “Спортингисты” командасы