Халыктан алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язын һәм көзен Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрү гадәткә керде. Чөнки халык биредә үзенә кирәкле товарны арзан бәядән һәм кирәкле күләмдә сайлап ала. Чираттагы ярминкә 20нче март көнне үткәрелде. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итте, ә сатып алучылар исә сумкаларын тутырып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралды.