Хуш киләсең, Нәүрүз!

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм кызыклы йолалар белән уратып алынган. Нәүрүз - табигатьнең, кешенең, аның күңеленең һәм йөрәгенең яңаруын, ә киң мәгънәдә – яңа тормыш башлануын аңлата.

    Эзмә авыл җирлегендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм балаларның "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән инсценировкасы белән башланып китте. Аннан соң бәйрәм кунаклары тәмле ботка, коймак белән сыйландылар, мавыктыргыч ярышларда - җитезлек, зирәклек, тизлек һәм түземлелек сорый торган уеннарда катнаштылар. Барлык катнашучыларга да бәйрәм чарасы ахырында истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International