Лесхозда урнашкан “Нарат” боз сараенда әнә шундый чара узды. Хоккей уйнарга яратучылар ял көнен күңелле итеп үткәрергә җыелды бирегә. Хоккей турнирын Байлар Сабасының Тынычлык урамында төзелеп килүче мәчет төзелешенә үзләреннән матди ярдәм керткән шәхси эшмәкәрләр оештырды. Барлыгы 6 команда көч сынашкан турнирда Шәмәрдәнлеләр иң көчле икәнлекләрен күрсәттеләр. Катнашучыларга исә бик матур түбәтәйләр бүләк ителде.