2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары

2021 елның 20 марты, шимбә

2021 нче елның 20 нче мартында Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында XIX ачык шәхси-команда ярышлары ачылды. Өстәл теннисы буенча унтугызынчы Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясеннән 250 дән артык спортчы катнаша. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты - Татарстан Республикасы спорт министры Леонов Владимир Александрович, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча операторлар ассоциациясе президенты Галиев Марат Ибраһим улы, Татарстан Республикасы өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Аргаков Геннадий Михайлович, Казан олимпия резервы училищесы директоры Шакиров Рамил Илдус улы, "Саба урманчылыгы" җитәкчесе-урманчы Гыйззәтуллин Васил Нурулла улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International