Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында “Кызларның язгы сихәте” дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2021 елның 19 марты, җомга

2021 нче елның 18 нче мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында 8 нче март бәйрәменә багышланган «Кызларның язгы сихәте " дип исемләнгән бәйрәм конкурсы үткәрелде. Чарада балалар йортының тәрбияләнүчеләре белән тәрбиячеләр катнашты. Бәйрәм актлар залында узды.

Конкурсларда үзара 4 команда көч сынашты. Бу конкурсларда тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергә үзләренең иҗади сәләтләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Тамашачылар командаларның чыгышларын көчле алкышладылар. Ә жюри башкарылган биремнәрне бәяләде, соңыннан грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International